

Бүген, 29 сентябрьдә, Радий Хәбиров Казахстанга эшлекле сәфәре кысаларында Нур-Солтан шәһәрендә Көнбатыш Казахстан өлкәсе акимы Гали Искалиев белн очрашты. Көн кадагында – төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать, эшлекле һәм мәдәни-мәгариф бәйләнешләрне ныгыту.
–Бүгенге көндә Башкортстанның никадәр уңышлы үсешүен беләбез. Республикада эшкуарлык актив рәвештә экспортка чыга, сату өчен яңа базарлар эзли. Казахстанның барлык төбәкләре дә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләр иде. Безнең өлкә дә сезнең эшкуарлык вәкилләрен үзебезнең территориядә күрергә шат булыр иде, – диде Гали Искалиев. – Уфадан безне нибары 700 километр аерып тора. Безне юл инфраструктурасы, Урал елгасы бәйләп тора. Безнең төбәктә башкорт дисапорасы да бар – 400ләп кеше. Алар барысы да актив, без аларга ярдәм итеп торабыз.
Радий Хәбиров Казахстанга рәсми делегация белән беррәттән бизнес-миссия (аңа Башкортстанның 33 эре предприятиесе кергән) килүен дә белдерде.
Чыганак: glavarb.ru