Барлык яңалыклар
Икътисад
27 сентябрь 2021, 14:13

Сораулар күп, аларны хәл итәргә кирәк

ТКХ системасының көз-яз мизгелләре чорында эшләве буенча Уфаның оператив штабының бердәм колл-үзәге 22 сентябрьдән алып кына 1500дән артык мәрәҗәгать кабул иткән.

Сораулар күп, аларны хәл итәргә кирәк
Сораулар күп, аларны хәл итәргә кирәк

ТКХ системасының көз-яз мизгелләре чорында  эшләве буенча Уфаның оператив штабының бердәм колл-үзәге 22 сентябрьдән алып кына 1500дән артык мәрәҗәгать кабул иткән.

   Республика Госжилстройнадзоры оешмасы рәисе Андрей Агапов әйтүенчә, күпкатлы йортларда тикшерүләр үткәргән вакытта 23 меңнән артык хокук бозулар теркәлгән. Рәис әйтүенчә, хәлләрне тиз арада төзәтү буенча күп чаралар күрелә.

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ТКХ объектлары әзерлеген тикшерүләрне дәвам итәргә кушты.

   -Моннан ары да торак фонды объектларын принципиаль тикшерүләрне дәвам итегез, - диде Радий Хәбиров.- Шулай итеп кенә без ТКХ өлкәсендәге хәлләрне яхшы якка үзгәртә алачакбыз.

   Исегезгә төшерәбез: җылыту, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерү, кар чистарту һ.б. оператив сораулар булса, теләгән һәркем колл-үзәкнең күпканаллы телефонына ( 347) 277-09-11)шалтырата ала.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: