Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август 2021, 20:40

Тиздән ачарга җыеналар

15 августка эшләрнең тәмамлануы көтелә.

Тиздән ачарга җыеналар
Тиздән ачарга җыеналар

Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешен ачуга әзерләнәләр. Уфа хакимиятенең төзелеш, юлларны һәм ясалма корылмаларны ремонтлау Идарәсенең капиталь төзелеш булеге начальнигы Евгений Кулешов журналистларга хәбәр итүенчә, эшләр 15 августка тәмамланачак.

"15 августта Зәки Вәлиди урамы ягыннан Дуслык монументына таба юлүткәргеч тулы режимда  эшләп китәргә тиеш. Параллель рәвештә, хәрәкәтне башлап җибәргәннән соң, Салават Юлаев проспекты буенча светофорлар демонтажланачак", - дип сөйләде мэрия вәкиле.

Башкортстан Республикасы буенча “Уралмостстрой " АҖ директоры Василий Чекуров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта объектта косметик эшләр тәмамланып килә.

Объектның бәясе турында сөйләгәндә, Василий Чекуров юлүткәргечне реконструкцияләү республика бюджетына 900 млн сумга төште, дип билгеләп үтте. Шуларның 50% ы үзләштерелгән.

 Исегезгә төшерәбез, юлүткәргечне реконструкцияләү 8 гыйнварда башланды. Төзелеш вакытын кыскарту өчен, юл чишелеше күперен полосалар буенча түгел, ә шунда ук тулысынча ремонтлау турында карар кабул ителде.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: