1 октябрьдән хезмәт хакын индексацияләү 3,8% ка планлаштырылган иде. Әмма 2019 елда инфляция 3% тәшкил иткән, шуңа күрә окладлар нәкъ менә шуның кадәр генә артачак та инде .
Әмма барысыныкы да түгел!
Дәүләт хезмәткәрләренеке, ягъни министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләренеке генә артачак. Бу хәбәрне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты проректоры Александр Сафонов җиткерде.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләрнең, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль хәвефсезлек хезмәте, СВР(РФ Тышкы разведкасы хезмәте), ФСО(Федераль сак хезмәте), Росгвардия һәм Генпрокуратура хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 3% ка артачак.
Вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, 1 октябрьдән Президентның 2012 елдагы май указына кермәгән бюджет хезмәткәрләреннән башка, педагогларның, табибларның һәм башка «гади» бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары шул килеш калачак.