Башкортстан игенчеләре техник культуралар чәчә башлады.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 30 апрельгә көнбагыш чәчү 7,3 мең гектарда, шикәр чөгендере чәчү 1,27 мең гектарда башкарылган булган.
Быел төбәктә барлыгы 228,4 мең гектарда, тамыразыклыларны 28,3 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Бу культураларны Миякә, Туймазы һәм Чишмә предприятиеләре аеруча зур тырышлык белән чәчә.
Синоптиклар белдерүенчә, киләсе атнадан Башкортстанда һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә. Шуңа да игенчеләр җирдә дым мул чакта тизрәк чәчеп калырга тырыша.