РФ президентының матбугат хезмәте секретаре Дмитрий ПЕСКОВ илдә социаль чыгымнар өчен акчалар киметелмәячәге турында: “Дәүләт киләсе елга социаль чыгымнарга акчаларны киметмәячәк һәм пенсияләрне индексацияләүдән баш тартмаячак. Тулы ышаныч белән әйтә алам: Русия хәтта иң авыр вакытларда да үз өстенә алган бөтен социаль бурычларын үтәрлек кирәкле мөмкинлекләргә ия”, — дип әйтте.