Барлык яңалыклар
Икътисад
28 апрель 2020, 17:11

Аукцион булмаячак

Башкортстанда Җиңү көне уңаеннан төбәк башлыгы исеменнән кабул итүләрне туктатканнар.

Башкортстанның сәүдә буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан республика башлыгы исеменнән тантаналы кабул итүне сатып алудан баш тарткан.
“2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үткәрү чаралары уңаеннан сәүдә буенча дәүләт комитеты “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән тантаналы кабул итүне үткәрү өчен аукцион үткәрергә игълан биргән иде. Чара үткәрелмәгәч, аукцион да булмаячак”, - дип бәян иткән комитетның рәисе Алексей Гусев.
Контрактның хакы 1 млн. 320 мең сум торган. Анда катнашу өчен бер генә компания – “Торатау” конгресс-холлы гариза биргән булган.
Читайте нас: