Барлык яңалыклар
Икътисад
28 апрель 2020, 17:30

Ашлык сатуны туктатып торачакбыз

Хөкүмәт кайсыбер бөртекле культураларга 7 млн. тоннага кадәр квота кертү турында карар кабул итте.

Русия 2 июльгә кадәр Евразия икътисади союзы чикләренең аръягына бодай, арыш, бодай һәм арыш катнашмасы, солы һәм кукуруз экспортлауны туктатып торачак, дип хәбәр итәләр федераль басмалар.
Март азагында хөкүмәт кайсыбер бөртекле культураларга 7 млн. тоннага кадәр квота кертү турында карар кабул итте. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, бу чара бөртеклеләргә бәяләрне тотрыклы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу карар илнең ашлыкка һәм аны эшкәртү продуктларына булган эчке ихтыяҗын тәэмин итәргә булышлык итәчәк.
Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Башкортстан планлаштырылган 91 миллион урынына 112,2 миллион долларлык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаган. 2018 елда – 76 миллион долларлык.
Үткән елда республика рапс, көнбагыш кебек майлы культураларны чит илгә сатуга йөз тотты. Аны төбәктән экспортка 36 миллион долларлык чыгарганнар. Бу элеккегә караганда ике тапкырга күбрәк дигән сүз.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: