Барлык яңалыклар
Икътисад
25 апрель 2020, 13:25

Коронавирустан соң дөнья нинди булыр?

Пандемияне берүзеңә җиңәргә мөмкинме?

24 апрельдә ТАСС матбугат үзәгендә “Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форумының презентациясе үтте.
Ул 28 апрельдә bashkiria-live.com платформасы базасында интерактив форматта узачак.
Матбугат конференциясендә форумны оештыручылар катнашты. Алар – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Стратегик башлангычлар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, шулай ук Швециянең экс премьер-министры Фредрик Рейнфельдт, “Эшлекле Русия” гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репик, Бундестаг депутаты Стефан Койтер, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.
Чарада чыгыш ясаучылар әйтүенчә, виртуаль мәйданда берничә мең кеше катнашыр дип көтелә. 10 секция һәм 2 пленар утырышта 25 илдән 100дән артык эксперт чыгыш ясаячак.
Әйтергә кирәк, “Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш” халыкара онлайн-форумы – ул коронавирус кризисы нәтиҗәләрен җиңеп чыгу өчен эксперт платформасын оештыруга беренче адым. Радий Хәбиров әйтүенчә, фикер алышулар барышында яңгыраган иң яхшы фикерләр тупланачак.
“Без әле, калган дәүләтләр кебек үк, коронавирусны җиңәргә тырышабыз гына. Шул ук вакытта аның нәтиҗәләре нинди булыр дип уйланабыз. Аңа бәя бирү өчен безгә халыкара экспертлар белән бергә җыелып фикер алышырга һәм кризистан чыгу юлларын хәл итәргә кирәк, – диде ул. – Пандемия – үзенчәлекле тарихи күренеш, аны берүзең генә җиңү мөмкин түгел”.
Светлана Чупшева, мондый форумның көнүзәк икәнлеген билгеләде. Аның фикеренчә, бу форум киләчәктә бизнеска ярдәм итү буенча чаралар кабул итүдә башлангыч нокта булачак.
Читайте нас: