“Саклык банкы” президенты һәм идарәсе рәисе Герман Греф бер төркем икътисадчыларның русиялеләргә акча таратырга кирәк дигән идеясенә карата фикерен белдерде. “Русия үзенең көчле макроикътисады аркасында халыкка акча тарата ала, әмма чикләүләр аркасында АКШ һәм Евросоюз илләре юлы буенча китә алмый. Безнең АКШныкы һәм Евросоюзныкы сыман базар акча чыганаклары юк. Безнең шундый чыганаклар күләмен җәлеп итәрлек шулкадәр коралыбыз да юк... Әмма мин эчке тулаем продукт җитештерүнең 10 процентына кадәрлесен кризисны җиңү, кешеләргә ярдәм итү өчен тотына алабыз дип саныйм. Бөтенесенә дә түгел, ә катлаулы хәлгә очраганнарга гына”,—диде Герман Греф.