Русия Президенты Владимир Путин Министрлар кабинетына еллык 6,5% белән ташламалы ипотека программасын 1 майга расларга кушты.
Әлеге программа кысаларында 1 ноябергә тиклем русиялеләргә яңа төзелгән торак сатып алу өчен еллык 6,5% белән 3 миллион сумга кадәр кредит бирелә. Шул ук вакытта Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, шулай ук Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бу сумма 8 миллионга тиклем җитә.
Моннан тыш, Владимир Путин 20 майга кадәр төзелеш тармагын коронавирустан зыян күргән тармаклар исемлегенә кертү мәсьәләсен карарга кушты.