Барлык яңалыклар
Икътисад
21 апрель 2020, 13:30

Иң очсызлы транспортны тулы куәтенә файдаланыйк

Башкортстан елга транспорты Уфа нефть эшкәртү заводларыннан нефть продуктлары ташуны арттырырга уйлый.

2020 ел навигациясендә BashVolgotanker компаниясе Уфа нефть эшкәртү заводларыннан 1 миллион тоннага кадәр нефть продуктлары ташырга планлаштыра. Су транспорты - иң арзан транспорт булып исәпләнә. Бу ашыгыч булмаган йөкне зур күләмдә китерүне бик отышлы итә.
Нефть продуктлары 10 апрельдән су юлы белән җибәрелә башлады да инде. Уфа нефть эшкәртү заводларының чималы Агыйдел елгасы буйлап Нугай йөкләр төяп җибәрү комплексына кадәр китерелә. Анда йөк ике экспорт юнәлешендә ташу өчен танкерларга яки зур сыйдырышлы баржаларга төялә. Аларның беренчесе Балтыйк диңгезендәге Санкт-Петербург портына, икенчесе- Керчь бугазындагы Кавказ портына юл ала. Диңгез портларыннан нефть продуктлары чит илләргә җибәрелә. Нефть йөкләрен ташу өчен, оператор компаниясенең 100гә якын танкер һәм баржа флоты эшли. Быел нефть ташуның гомуми күләмен 1,7 миллион тоннага кадәр җиткерү карала.
Читайте нас: