Русиянең иң эре дарулар җитештерүче компанияләре яшәү өчен мөһим булган берничә препаратны чыгарудан баш тартырга мөмкин. Мондый даруларны җитештерү моңа тиклем дә табышлы булмаган, ә сум девальвациясе һәм COVID-19 белән бәйле рәвештә импортның кыйммәтләнүе хәлне катлауландырган.
Кризис турында базарда катнашучылар Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына хәбәр иткән.
Тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә керә торган 50дән артык халыкара патентсыз атамадагы даруны җитештерүне туктату турында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җиде фармацевтика компаниясе хәбәр иткән. Алар арасында ”Дальхимфарм”, “Озон фармацевтика”, “Биосинтез” һәм иң эре җитештерүчеләрнең берсе – “Фармстандарт”.
Мондый препаратлар арасына халык еш кулланган парацетамол, глюкоза эремәсе, ибупрофен, димедрол да керә.