Барлык яңалыклар
Икътисад
17 апрель 2020, 14:40

Башкортстанга Сургуттан тракторларны җыю һәм ремонтлау буенча завод күчереләчәк

"Кировец" инвестицион килешү кысаларында Кырмыскалы районына күчәчәк.

Сургуттан Башкортстанның Кырмыскалы районына «Кировец» тракторларын җыю һәм ремонтлау белән шөгыльәнүче инвестор күчәчәк. Күчерү һәм проектны тормышка ашыру турында республика башлыгы белән «Инвестчас» киңәшмәсендә фикер алыштылар.
"Эре инвестор безнең гарантия астында Сургут заводын безнең республикага күчерергә риза булды. Производство базасы өчен урынны Кабак авылында сайланды. Җитештерү участогын газ һәм су белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәкбез», — дип язды социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы шулай ук республиканың авыл хуҗалыгында яңа предприятиеләр кирәк булуын билгеләп үтте. 2024 елга инвестор төбәк халкы өчен 70 эш урыны булдырачак, шул исәптән Сургуттан вахтовиклар өчен дә.
Читайте нас: