Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле эшсез калучылар эш урыны эзләп Халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә. Ләкин арада алдау юлы белән пособие алуны максат итеп куйган намуссыз затлар да бар.
“Эшсезлек буенча пособиене алдау юлы белән алу омтылышлары җентекләп тикшереләчәк, документлар хокук саклау органнарына җибәреләчәк", - дип белдерде Уфа хакимиятендә узган брифингта шәһәр мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ридан Әхәмов.
«Кайберәүләр, янәсе, эш бирүче эштән азат итү турында гариза язарга мәҗбүр итте дип мөрәҗәгать итә. Алар мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басып, эшсез статусын алып, эшсезлек буенча пособие ала башлыйлар. Шул ук вакытта ул хезмәт эшчәнлеген туктатмый. Эш бирүче эштән азат ителгән хезмәткәрләрне соңрак яңадан эшкә алырга вәгъдә итә. Гражданнарны кисәтәсем килә - мондый намуссыз эш бирүчеләр уңаеннан бармаска. Мондый хәлләр җентекләп тикшереләчәк", - дип билгеләп үтте Ридан Әхәмов.