Коронавирус аркасында күчемсез милек белән операцияләр туктатылды.Торак базар кирәкле документлар пакетын җыя алмау аркасында туктап калды.Күпфункцияле үзәкләр, Росреестр һәм нотариус офислары чикләнгән режимда эшли. Моннан тыш, сатучылар да, сатып алучылар да фатирларны караудан һәм таныш булмаган кешеләр белән шәхси элемтәләрне читләтеп узу өчен сөйләшүләрдән баш тарта. Ипотека программаларында операцияләр 20 проценка кимегән. Киләсе ике-өч ай эчендә гадәти эшнең яңадан башлануын көтәргә кирәкми, диләр күчемсез милек базары экспертлары.
Аналитиклар әйтүенчә, карантин үткәч, күчемсез милеккә бәяләр төшәчәк. “Открытие”банкы аналитиклары Русия төбәкләрендә торак бәяләренең якынча 10% ка төшүен фаразлыйлар. Мәскәүдә күчемсез милек бәяләре 15% ка төшәчәк, диләр алар.