Русия теплица предприятиеләре коронавирус эпидемиясе һәм сорау кимүе аркасында һәр көнне миллионнарча розаларны юк итәргә мәҗбүр булганнар.
“Русия теплицалары” ассоциациясе президенты Алексей Ситников белдерүенчә, илдә барлыгы 167 гектар заманча теплица санала. Җитештерүчеләр һәр гектардан көн саен, уртача алганда, 7 мең роза җыялар һәм аларны сата алмыйлар. Шуңа күрә компанияләр һәр көнне 1,2 млн. розаны юк итәргә мәҗбүрләр.
Пандемия аркасында компанияләр тиен дә табыш ала алмый башлаган, чыгымнары исә элекккечә калган. Сотников белдерүенчә, чәчәкләрне җитештерү спецификасы — ул туктаусыз процесс. Үсемлекләрне даими тәрбияләргә, өлгергәч кисәргә кирәк. Шуңа күрә чәчәк үстерүче предприятиеләр үзләрен дәүләт ярдәменә мохтаҗ булучылар рәтенә кертүне сорыйлар.
Ә аңа кадәр Русиянең эре малтабарлык берләшмәләре хөкүмәткә кризиска каршы көрәшү тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать иттеләр. Атап әйткәндә, алар компанияләр бәхетсез очраклардан страховка взнослары итеп түләгән 30 процентка кадәрле акчаларны кире кайтаруны сорадылар.