Республика җитәкчелеге коронавирус таралу шартларында, кече һәм урта эшкуарлыкны аренда түләүдән азат итәргә карар итте. Бу хакта 7 апрельдә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында төбәкнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Полянская белдерде.
Министрлык тарафыннан, кече һәм урта бизнеска дәүләткә караган күчемсез милекне арендалауда, ярдәм күрсәтү проекты әзерләнгән. Аренда түләвеннән азат итү кече һәм урта бизнес субъектлары реестрына кертелгән эшкуарлар өчен каралган. Ул 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Эшкуарлар җир биләмәләрен арендалау килешүләре буенча да түләүдән азат ителә.