Барлык яңалыклар
Икътисад
7 апрель 2020, 03:20

Карабодай ярмасы – Башкортстанда иң кыйммәтлесе

Элеккеге хакларны башкача күреп булмас инде...

Республикада башка төбәкләр белән чагыштырганда карабодай ярмасына хаклар ныграк арткан.
Мартта ярмалар патшабикәсе карабодайга бәяләр 13,8 процентка күтәрелгән. Алтай краенда да шундый ук хәл күзәтелә.
Аннары барлык төбәкләрдә дә шикәр комы кыйммәтләнгән. Шулай ук белгечләр тавык итенә, он һәм макарон эшләнмәләренә дә якынча 2%ка хаклар артуын билгели. 1,1%-1,6%ка сыер һәм дуңгыз ите, балык, консервлар, тоз, борчак, фасоль һәм солы ярмасы арткан.
Сезон белән бәйле помидор (14,9%), кишер (9,4%), сарымсак (8,9%), лимонга (7,8%) бәяләр күтәрелгән. Ә менә кыяр (16,4%) һәм әфлисуннар (2,5%) арзанайган.
Читайте нас: