Барлык яңалыклар
Икътисад
6 апрель 2020, 18:14

Үзебезнең җитештерүчеләр юкмы әллә?

Радий Хәбиров укучылар туклану рационына республикада җитештерелгән азыкны кертергә кушты.

Республикада 6 апрельдән аз керемле гаиләләрдән булган 85 мең укучы, азык-төлек җыелмалары ала башлаячак.
Радий Хәбиров җыелмадагы товарлар белән танышты һәм анда Башкортстан җитештерүчеләренең продукциясе аз булуына игътибар итте.
«Ярманы үзебез төрәбез, май җитештерәбез, ә җыелмаларда бөтен илдән җыелган азык салынган. Даими рәвештә 85 мең укучыны тәэмин итү,бу тулы бериндустрия. Бу безнең предприятиеләрнең эшчәнлеген арттыру мөмкинлеге бирер иде. Үзебезнең җитештерүчеләргә чыгып,хакларны бераз киметүне дә хәл итеп буладыр. Киләсе атнада әлеге азык-төлек пакетларын кабат карыйм", - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: