Президент Владимир Путин икътисад авырлык кичергән чорда, ил өчен бик мөһим булган сәнәгать оешмаларына финанс ярдәм курсәтергә кушты. Русия Хөкүмәте ил икътисады өчен мөһим булган 646 предприятие кергән, система барлыкка китерүче оешмалар исемлеген раслады. Кризис шартларында хакимиятләр аларның финанс торышын күзәтергә һәм кирәк булганда ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
Безнең төбәктән бу исемлеккә түбәндәге оешмалар кергән: АО «Башнефтегеофизика», ПАО «НК «Роснефть, ПАО «Мечел», ООО «ЭкоНиваАгро», ПАО «ОДК-УМПО», ОАО «УГМК», ПАО «Нефаз», ПАО «СИБУР холдинг», ФГУП “НПО Микроген” (Иммунопрепарат), АО Салаватстекло, АО “Башкирская содовая компания” .
Система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлеге беренче тапкыр 2008 елның банк кризисы чорында төзелде. Ул вакытта эре компанияләргә чит илдән түбән процент белән кредит алу мөмкинчелеге чикләнгәч, дәүләткә аларны коткару турында уйланырга туры килде. Русия Хөкүмәте 2008 елда бу исемлеккә 300 дән артык компанияне керткән иде. 2015 елда исемлек 200гә кадәр киметелде. Алдан әйтеп үткәнемчә, бүген әлеге исемлектә 646 предприятие бар.