Барлык яңалыклар
Икътисад
4 апрель 2020, 02:29

Мондый хәлләр - Башкортстанда гына

Төбәгебез өчен сөенеп куйдым хәтта.

Республиканың икътисадка ярдәм итү йөзеннән бүленгән 15 миллиард сум акчалар башка төбәкләр белән чагыштырганда рекордлы дип табылган. “Медуза” басмасы язуынча, республика илнең барлык субъектлары арасында көрчеккә каршы кабул ителгән программалар күләме буенча лидер булып килә.
Аннары, Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү арасында төбәк салымнары ставкаларын киметү, коммуналь түләүләрне кичектереп тору, технологик корылмаларны сатып алганда курс аермасын компенсацияләү кебек чаралар тора.
Мисал өчен, Мәскәүдә үзизоляциядәгеләргә ай саен түләр өчен 7,6 млрд сум акчалар бүленгән. Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен нинди суммалар бүленгән — билгесез.
Санкт-Петербургта эшкуарлыкка һәм гражданнарга ярдәм итәр өчен 4,5 млрд сум акча юнәлтелгән. Кече һәм урта эшкуарлыкка булышуда шәһәр милке өчен аренда бәясен төшерү, эш хакын берөзлексез түләр өчен субсидияләр бүлү дә каралган.
Читайте нас: