Барлык яңалыклар
Икътисад
3 апрель 2020, 14:59

Машиналарга ихтыяҗ кими

Русия автодилерлары бәяләр артуны һәм яңа автомобильләргә сорау кимүен фаразлый.

Март аенда доллар курсы үзгәрү сәбәпле, автомобильләр сату күләмен кимү һәм бәяләр арту күзәтелде. Автомобиль салоннарының 50 проценты ябылырга мөмкин, дип хәбәр ителә, «Автостат» агентлыгы сайтында. Шулай ук алар, 2008 һәм 2014 елгы кризис сценариеның кабатлануын көтә, Ул вакытта, 1200 дән артык дилер үзәге ябыла һәм 100 мең хезмәткәр эштән азат ителә.
«Хәзер без гражданнарның финанс запасы 2008 һәм 2014 еллар белән чагыштырганда азрак булуын күрәбез. Халыкның кереме алтынчы ел рәттән түбән тәгәри. Ул елларда машинага бөтен сегментларда да ихтыяҗ артса, хәзер ул тигез түгел. Күбрәк кыйммәтле модельләр, премиаль класслы машиналар алалар. Чөнки байларның акчасы барыбер калды. Ә менә массакүләм, кыйммәт булмаган машиналарга сорау юк, диярлек. Ихтыяҗ кимү, карантин чаралары кертелгәнче үк башланган иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сорау кимү чоры ел ахырына кадәр дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте “Автостат” агентлыгы эксперты.
Читайте нас: