Узган атнада дөньяда коронавирус инфекциясе пандемиясе игълан ителү сәбәпле кризиска каршы штаб булдырылган.
Оешма бөтен дөньяда карантин кертү сәбәпле, тышкы сәүдә чылбырлары өзелү нәтиҗәсендә килеп туган проблемаларны хәл итәр өчен төзелгән.
“Русия экспорт үзәге” акционерлык җәмгыяте сайтында һәм социаль челтәрләрдә проблемалы сорауларны җыю буенча махсус бүлек булдырылган. Моңа өстәп, шушы көннәрдә БР Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге БРның Тышкы бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм дәүләт властеның башка органнары белән берлектә Telegram-да пандемия чорында килеп туган ашыгыч сорауларны хәл итәр өчен махсус чат ачканнар.
Бу эшләр Владимир Путин 2018 елда май указларына ярашлы булдырган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.