Барлык яңалыклар
Икътисад
1 апрель 2020, 22:31

Төп бурыч - эшсезләр санын арттырмау

Хөкүмәт кече һәм урта бизнес предприятиеләренә мәшгульлеккә ярдәм итүгә 150 млрд. сум күләмендә кредитлар бүлеп бирәчәк.

Хөкүмәт кече һәм урта бизнес предприятиеләренә мәшгульлеккә ярдәм итүгә 150 млрд. сум күләмендә кредитлар бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин Президент Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәдә хәбәр итте. Хөкүмәт рәисе эш урыннарын саклап калу министрлар кабинетының өстенлекле бурычларының берсе дип атады.
"Өстәмә рәвештә кече һәм урта бизнеска хезмәт хакын түләү һәм башка кичектергесез ихтыяҗларны үтәү өчен, өстәмә рәвештә ташламалы шартларда, кредитлар бирергә тәкъдим итәбез, - диде премьер. Тәкъдим ителгән ярдәм күләме 150 млрд. сум. РФ Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт әгъзалары белән беренче тапкыр, видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Читайте нас в