Барлык яңалыклар
Икътисад
1 апрель 2020, 16:15

Монголия аша Кытайга газ җибәреләчәк

Русия президенты Владимир Путин Монголия аша көнбатыш Кытайга “Себер көче — 2” газүткәргечен хуплады.

Русия президенты Владимир Путин Монголия аша көнбатыш Кытайга “Себер көче — 2” газүткәргечен хуплады. “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер белдерүенчә, компаниянең техник-икътисади анализы проектның максатлы булуын раслаган. Газ озату елына 50 млрд. кубометрга кадәр җитәчәк дип күзаллана.
Әлеге вакытта “Себер көче” газүткәргеченең 2014 —2019 елларда төзелгән беренче участогы уңышлы эшли. Ул Ерак Көнчыгыш һәм Кытай кулланучыларына газ озата. Владимир Путин былтыр сентябрьдә “Себер көче — 2” буенча Иркутск өлкәсе, Красноярск крае һәм Ямал ресурсларын файдалану мөмкинлеген карарга кушкан иде.
Читайте нас: