Барлык яңалыклар
Икътисад
30 март 2020, 20:41

Нефть бәясе 1999 ел дәрәҗәсенә төште

Urals нефтенең Русия сорты баррель өчен 16,2 долларга кадәр арзанайды.

Узган бер атнада гына да Русия сорты Көнбатыш Европада 5,51 долларга арзанайды. Транспортировкалауны исәпкә алып, бәяләр $14,5 кадәр кимеде. Русия портларыннан апрель аенда нефть чыгаруны арттыру турындагы мәгълүмат фонында, нефть бәясе март аена карата 13% ка диярлек кимегән.

Русия нефть эшкәртү заводларында ремонт сезоны башлану алдыннан, шулай ук ОПЕК+ килешүенең 1 апрельдән гамәлдә булуы тәмамлану белән бәйле рәвештә, базарда нефтьнең кинәт артуы көтелә.

Базарда катнашучылар нефть эшкәртү кимү сәбәпле, нефтькә бәяләрнең түбән булуын саклап калуның шактый озак вакыт дәвам итүен фаразлыйлар. Коронавирус пандемиясе аркасында дөньяда күп кенә нефть продуктларына ихтыяҗ азайды.Чөнки дөнья икътисады активлыгы сизелерлек кимеде. Җирдә эшләнгән нефть саклагычлар тулы, нефтьне супертанкерларга тутырып диңгезгә урнаштыра башлаганнар. Нефть эшкәртү заводлары да эшне туктата, чөнки аларның продуктларына ихтыяҗ юк. Дөньяның күп кенә төбәкләрендә нефтьнең бер барреле 10 долларга сатыла. 2020 елның апрелендә дөньякүләм нефтькә ихтыяҗ 2019 елның апрелендәге күрсәткечтән 20% ка түбәнрәк булыр дип фаразлана. Urals сортының бер барреле өчен 25 доллар бәясе, Русия Банкы тарафыннан чик сыйфатында билгеләнгән. Аннан түбәнрәк төшсә, банк үз резервларыннан валюта сату буенча өстәмә интервенцияләр үткәрә (сумга ярдәм итү өчен). Узган атнада Үзәк банк шундый интервенцияләр үткәрде. Аның статистикасы буенча, көн саен 170 млн доллар, яки 13 млрд сумлык валюта сатылган. Әлеге финанс алымы сумның кинәт түбән тәгәрәвеннән саклап килә.
Читайте нас: