Барлык яңалыклар
Икътисад
30 март 2020, 16:26

Бәяләр артуга юл куймаска!

Башкортстанда шикәр, суган, карабодай, шулай ук имбир һәм лимоннарга бәяләр арткан.

Башкортстанда шикәр, суган, карабодай, шулай ук имбир һәм лимоннарга бәяләр арткан. Бу хакта, Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Алексей Гусев хәбәр итте.
"Азык-төлек запасы җитәрлек, складларда бүгенге көндәге куллану дәрәҗәсе белән исәпләгәндә, 50 көнгә җитәчәк продукция бар", - диде ул.
Сатучылар ял көннәрендә сатып алучылар агымы кимүен күзәткән. Сатып алучылар нигездә карабодай, дөге, макарон, йомырка, эчәргә яраклы су һәм башка бәяләре түбән булган товарлар сатып алган. Зур булмаган кибетләрдә, комитет белгечләре бәяләр артуны теркәгән, алар белән аерым сөйләшү үткәрелгән.
Алексей Гусев беренче чиратта, кирәкле товарлар һәм азык-төлек кибетләренең, даруханәләрнең эшләвен дәвам итүен, аларда идәннәрне һәм өслекләрне ешрак юа башлауларын билгеләп үтте. Шулай ук дәүләт сәүдә комитеты, Роспотребнадзор һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә санитар күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча күчмә рейдлар үткәрә. Республиканың 13 сәүдә үзәгендә санитар режимны бозу турында беркетмәләр төзелгән.
«Бизнеска артык басым ясарга кирәкми, беркетмә языгыз, кисәтү ясагыз, тик штрафлар салмагыз. Әгәр дә сәүдә үзәге эшли икән, димәк 20-30 кеше хезмәт хакы ала. Кибет хуҗаларына да бәяләрне арттыру белән мавыкмаска кирәк: кешеләрнең акчалары көннән - көн азая баруын аңларга кирәк», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Ведомствога бәяләрне арттыру буенча 24 мөрәҗәгать килде. Аларның күбесе имбирга кагыла. Әмма ул социаль әһәмияткә ия продуктлар исемлегенә кертелмәгән, шуңа күрә аның буенча чаралар кулланылмады”, - диде Башкортстан буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт башлыгы Андрей Хомяков.
Читайте нас: