Барлык яңалыклар
Икътисад
26 март 2020, 13:15

Президент түләүләрне арттырырга тәкъдим итте. Ниндиләрне?

Ярдәм бервакытта да артык булмый

Русия президенты Владимир Путин русиялеләргә коронавирус пандемиясе белән бәйле мөрәҗәгатендә “эшен югалткан яки больничныйга киткән гражданнарга ярдәм кирәклеге” турында белдерде.
Әлеге вакытта больничный кәгазе буенча түләү хезмәткәрнең стажыннан һәм хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде, дип аңлатты дәүләт башлыгы. Нәтиҗәдә, хезмәткәрләргә, бигрәк тә яшьләргә, больничный буенча аз түләнеп килде.
“Бу, әлбәттә, гадел түгел. Мин больничный буенча түләү нормасын билгеләргә тәкъдим итәм. Ул бер айга хезмәт хакының минималь күләме (МРОТ) суммасыннан чыгып исәпләнергә тиеш. Әлегә мондый норма быелгы ел азагына кадәр гамәлдә булачак, арытабан хәлләргә карап тагын бер карарга килербез”, - диде Путин.
Русиялеләргә мөрәҗәгатендә Владимир Путин Русия икътисады, башка илләр икътисады кебек, коронавирус аркасында көчле тискәре күренешләргә дучар, дип ассызыклады. Шуңа күрә эш югалту кебек хәлгә тарыганнарга ярдәм күрсәтү бик тә мөһим.
“Әлеге вакытта, гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә алмаганда, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аена 8 мең сум белән чикләнә иде. Аны хезмәт хакының минималь күләме дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә тәкъдим итәм – 12 130 сумга кадәр”, - дип ассызыклады Русия президенты.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас: