Барлык яңалыклар
Икътисад
26 март 2020, 00:00

Күбрәк булсын иде Альберт кебекләр!

Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә!

Адәм балаларының ихтыяр көче төрлечә: кемдер аз гына уңышсызлыктан да бар дөньяга кул селти, кемдер зур авырлыкларга да бирешми, алга баруын дәвам итә. Стәрлетамак егете Альберт Мотаһаров – нәкъ шундый көчле шәхес.
2017 ел Альберт өчен катлаулы була – глаукома чиреннән егет күрү сәләтен югалта. Әмма аның инвалид булуы үз бизнесын ачарга комачауламый. Бүген эшкуарның үз кибете, үз сатып алучылары бар.
Альберт кайчандыр университет тәмамлап, сату эшенә урнашкан булган. Эш белән бергә тәҗрибә туплаган. Ә бәла килгәч, аның бу тәҗрибәсе яңа эш башларга бик тә ярап куйган. Бүген ул 13 мең сумлык инвалидлык пенсиясенә яшәве авыр булуын таный. Ә аның диагнозы белән эш табуы бигрәк тә авыр. Уйланып йөргәннән соң, егет үз эшен ачарга булган. Һәм, аңлавыбызча, барысы да уңышлы килеп чыккан.
Альбертның кайсыбер дуслары, эшкуарның азык-төлек кибете аларның йортыннан ераграк булса да, барыбер аның кибетенә йөрүләре турында әйтәләр. Кибет сатучылары да хуҗаның намуслы, тырыш булуына сөенеп бетә алмый. Тырыш эшкуар киләчәктә сату челтәрен киңәйтергә ниятли. Бирсен Ходай! Дөньяда Альберт кебекләр күбрәк булсын иде.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: