Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март 2020, 12:38

Русия эчендәге авиарейслар ике тапкырга арзанайды

Теләсә кайсы төбәккә рәхәтләнеп оч та бит... Э-э-э-х, дип көрсенергә генә кала.

«Аэрофлот» Русия эчендәге рейсларына март, апрель һәм май айларында бәяләрне ике тапкырга киметте.
Язын Мәскәүдән Санкт-Петербургка, Краснодарга, Волгоградка, Самарага, Карсноярскига, Сочига, Омскига, Ектеринбургка, Иркусткига, Пермь һәм Төмәнгә көзге хаклар белән чагыштырганда 40-60 процентка арзанрак бәягә очып булачак. Мисал өчен, Санкт-Петербургка бер якка билет бәясе 2300 сум тора (моңа кадәр — 4600 сум). Омск һәм Краснодарга 3900 һәм 2800 сумга очарга мөмкин (моңа кадәр —11 600 һәм 5500 сум).
Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, ил буенча башкарылган рейслар — Русия авиакомпанияләренең бердәнбер керем чыганагы.
“Нормаль ситуациядә апрель-май айларында билетлар октябрь-ноябрь бәяләреннән арзанрак тора алмый”, — ди бронирование компаниясе хезмәткәре.
Һава транспорты халыкара ассоциациясе генераль директоры Александр де Жуньяк авиация үзенең тарихында иң авыр көрчекләрнең берсен кичерә дип белдерде.
“Иң начар дип күзаллаган сценарийларның да берничә атнадан соң яңа фаразлардан начаррак булуы ачыклана. Дөнья тармагы 252 миллиард доллар керемен яисә 2019 ел күрсәткечләреннән 44%ын югалтырга мөмкин”, — дип билгели Жуньяк.
Русия авиакомпанияләре коронавирус инфекциясе киң таралу сәбәпле авиахәбәрләшүне чикләргә мәҗбүр булды. 18 мартта “Аэрофлот” Вашингтон, Майами, Лос-Анджелеска (АКШ), Дубай (Берләшкән Гарәп әмирлекләре), Лиссабонга (Португалия) рейсларын туктатты. Чикләүләр 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. 29 марттан авиакомпания АКШның бер генә штаты — Нью-Йоркка — рейслар башкарачак.
Читайте нас: