Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март 2020, 13:38

Радий Хәбиров: Тормыш дәвам итә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә пост язган.

“Әйе, дөнья базарларында рецессия башланды. Әмма без үҗәт булып үзебезнең сәнәгатькә һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтсәк, тизрәк аякка басачакбыз.
Эшкуарлыкка ярдәм чаралары хакында пәнҗешәмбе көнне сөйләрмен. Ә бүген “Уфимкабель”дә сәнәгать сәгате үткәрдек. Анда үзебезнең предприятиеләргә ярдәм чаралары хакында фикер алыштык. Мәсәдән, “Уфимкабель” үзе. Кыенлыклар булачак, әлбәттә. Чөнки комплектлау частьларының байтак өлеше — импортлы. Димәк, аларга хаклар артачак. Әмма безнең төзүчеләргә бу арзанлы Кытай яисә “гаражда” җитештерелгән тиңдәш чимал сатып алырга ярый дигән сүз түгел. Чөнки нәкъ шундый аналоглар еш кына янгыннар сәбәбе булып тора. Сыйфатлы тимерчыбык өчен башкорт базарын ничек ачарга икәнлеген уйларбыз. Мондый проблемаларны сәнәгать сәгатендә катнашкан башкалар да ишеттерде. Ә менә Владимир Путин белән Күмертаудагы авиация җитештерү предприятиесенә 1 ел элек бергәләп җиң сызганып тотынган идек. Андагы хәлләр акрынлап яхшыра башлады. Вертолётларны модернизацияләү программасы старт алды һәм 1 ел эчендә заказлар күләме 2 тапкырга — 7,9 миллиард сумга кадәр— артты”.
Читайте нас: