Барлык яңалыклар
Икътисад
23 март 2020, 22:55

Үзебезнең ярмаларны читкә чыгармыйбыз

Карантин шартларында бик дөрес карар бу.

Россельхознадзор ярма продукциясенең барлык төрләрен экспортлауга 20 марттан 10 көнгә вакытлыча чикләүләр кертте.

"Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елның 20 мартыннан башлап 10 көнгә барлык төр ярма эшләнмәләрен экспортлауны тыйды. Ил территориясенә яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеменең махсус күрсәтмәләренә кадәр вакытлыча тыю кертелә", - диелә документта.

23 мартта Русия премьер-министры Михаил Мишустин 25 мартка кадәр даруларны, азык-төлек продуктларын һәм беренче чиратта кирәкле товарларны экспортлауны чикләүгә ярашлы тәкъдимнәр кертергә, шулай ук профильле министрлыкларга товарлар төркемнәре буенча экспортны чикләү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

17 мартта Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов Президент Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хакимиятләрнең Русиядән беренче чиратта кирәкле продуктларны экспортлауга чикләүләр кертергә әзер булуын, әмма әлегә мондый ихтыяҗ юк, дип белдергән иде. Димәк, мондый ихтыяҗ вакыты җиткән.
Читайте нас: