Барлык яңалыклар
Икътисад
23 март 2020, 18:30

ВТБ клиентлары өчен - яңалык

Кредит каникуллары булырмы?

Кредит каникуллары булырмы?
ВТБ әлеге шартларда авыр финанс хәлендә калган клиентларының гаризаларын аерым рәвештә карамакчы.
Социаль җаваплылыкны иң мөһим максаты итеп куйган банк тиешле карарларны кабул итү өчен чаралар комплексын булдырган.
Шундый чараларның берсе – кредитларны кичектереп тору.
Пандемия сәбәпле, вакытлыча эшсез калган банк клиентлары да финанс югалту кичерә.
Аларга искәрмә ясау - банкның РФ законнарында язылган программаларга өстәмә кертелгән үз тәкъдиме булып бара. Бу тәкъдим турында тулы мәгълүмат март ахырында игълан ителәчәк.
Моннан тыш, ВТБ үз клиентларына страховка программаларын куллану мөмкинлеген бирә. Кайбер очракларда клинетлар страховка түләүләрен алала.
Көтелмәгән хәлләр туганда, клиентлар банк белән элемтәгә керә ала.
ВТБ вакыйгаларны күзәтеп тора һәм клиентларның һәркайсысына ярдәм итәргә әзер.
Читайте нас: