Барлык яңалыклар
Икътисад
22 март 2020, 17:35

Nissan заводлары ябыла

Nissan Испаниядә туктатылган заводлардан 3 мең хезмәткәрне эштән азат итәчәк.

Nissan Motor Co Компаниясе Испаниядәге өч җитештерү конвейерында, өч меңгә якын хезмәткәрне эштән азат итәргә карар кылган. Аларның эше коронавирус таралуга бәйле рәвештә туктатылган. Бу хакта Япониянең Nikkei газетасы яза. Барселонадагы завод, запас частьлар белән тәэмин итүдә өзеклекләр һәм испан хакимиятләре тарафыннан илгә керү өчен чикләүләр кертелү сәбәпле туктатылган. Җитештерүне туктатып тору вакыты хәбәр ителми. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Испаниядә Nissan заводлары 65 мең автомобиль җитештергән. Февраль аенда Nissan вәкиле Русиядә машиналар җитештерүне туктату мөмкинлеге хакында белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, әгәр Кытай комплектлау әйберләре белән тәэмин итүне яңартмаса, Санкт-Петербургтагы завод туктатылачак.
Nissan детальләрен китерүдә өзеклек булу сәбәпле, Япониянең Serena һәм X-Trail модельләрен чыгара торган предприятиеләренең берсендә эш туктатылган. Русиядә җыелучы машиналарда Кытай детальләре 25 процент тәшкил итә.УАЗ модельләрендә ул, хәтта 32 процентка кадәр җитә икән.
Читайте нас: