Барлык яңалыклар
Икътисад
19 март 2020, 00:15

Доллар курсы 80 сумнан артып китте

Бүген доллар - 80,01 сумга, евро-87,66 сумга кадәр күтәрелде. Мондый күрсәткечләр 2016 елның февраленнән соң булганы юк иде.

Валюта курсларына тискәре йогынты, барыннан да элек, нефть базарындагы вәзгыятькә бәйле. Brent маркалы нефть 2003 елның сентябреннән беренче тапкыр баррель өчен 26 доллардан түбәнрәк төште. Ә Американың WTI мичкәсе 23,5 долларга кадәр арзанайды. Ансы 2002 елның июненнән алып болай түбән тәгәрәгәне булмаган.
Соңгы вакытта, коронавирус пандемиясе фонында нефтькә ихтыяҗның кимүе сәбәпле, бәяләр күпьеллык минимумнарны яңарта. Моннан тыш, ОПЕК + илләре нефть чыгаруны киметү буенча килешүне озайта алмау нәтиҗәсендә аңа хак төшә башлады. Ел башыннан нефть бәяләре ике тапкырга түбән тәгәрәде.
Читайте нас: