Новосибирскиның «Агропром спецдеталь» компаниясе - авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе, Уфа читендә ашлык чистарту машиналары җитештерүне җайга салмакчы. Компания моның өчен 100 млн. сум акча кертергә әзер. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфада узган «АгроКомплекс» күргәзмәсендә компания тәкъдим иткән проект белән танышкан. Регион җитәкчесе авыл хуҗалыгы техникасының заманча, үзебезнең ил детальләрен файдаланып җыелуы, импортны алыштыру үсеше өчен актуаль, дип бәяләде.