Барлык яңалыклар
Икътисад
15 март 2020, 15:30

Укучылар һәм спортчылар рационына бал кертергә тәкъдим иттеләр

Башкортстан умартачылары укучылар һәм спортчылар рационына бал кертергә тәкъдим иттеләр.

Башкортстан умартачылары укучылар һәм спортчылар рационына бал кертергә тәкъдим иттеләр. Бу фикерне «башкорт умарталыклары» оешмасы директоры Сергей Мөлеков Уфада узган Башкортстан умартачыларының икенче региональ корылтаенда әйтте.
«Белгород өлкәсендә эксперимент сыйфатында «Мәктәп балы» проекты 2 ел дәвамында эшләп килә. Ул уңышлы дип табылды һәм аны дәвам итү турында карар кабул ителде. Бу тәҗрибәне Башкортстанга да күчерерү яхшы булыр иде. Балны Башкортстан бюджеты хисабына кертергә тәкъдим ителә», - диде Сергей Мөлеков.
Шулай ук Спорт министрлыгына спортчыларны тукландыру рационына бал кертү тәкъдим ителде.
Читайте нас: