Барлык яңалыклар
Икътисад
14 март 2020, 23:25

Банклар ипотека ставкаларын күтәрә башлаган

Банклар рубль курсы кимү һәм нефтькә бәяләр төшү фонында ипотека кредитлары буенча ставкаларны арттыра башлады.

Банклар рубль курсы кимү һәм нефтькә бәяләр төшү фонында ипотека кредитлары буенча ставкаларны арттыра башлады. Бу хакта "Ведомости" гәзите хәбәр итә. Әлеге матбугат басмасы ачыклаганча, "Юникредит" банкы һәм “Транскапиталбанк” күтргән инде. Соңгысы "гаилә ипотекасы" программасы шартларын үзгәртмәгән, әмма торак залогына кулланучылар кредитлары ставкасын арттырган. Газета мәгълүматлары буенча, якын арада ставкаларны бер-ике процент пунктына “Абсолют” банк та күтәрәчәк. Моннан тыш, бу мәсьәләне “Альфа-банк”, “ФК Открытие” һәм “Росбанк” карый башлаган.
Читайте нас в