Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2020, 16:45

Радий Хәбиров: Һәрберсен кулыннан җитәкләп йөртәчәкбез

Төбәк җитәкчесе бизнес вәкилләре белән күптән инде “ачык һәм ашыкмый” сөйләшергә теләгән.

Шулай диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Стәрлетамакта эшкуарлар белән очрашуда.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, ул күптән инде бизнес вәкилләре белән “ачык һәм ашыкмый” сөйләшергә теләгән. Әлеге очрашуда эшкуарлар үзләренең проблемалары турында сөйләде, тәкъдимнәрен җиткерде.
“Эшкуарларга “Минем бизнес” офислары җитми, алар бүген районнарның барсында да юк”, – диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе бар проектларның да тормышка ашуын контрольдә тотылачагын белдерде.
“Эшкуарлар – авыр таләпчән кешеләр. Әмме безнең икътисад аларга бәйле, шуңа һәрберсен кулыннан җитәкләп йөртәчәкбез һәм бар яклап та ярдәм итәчәкбез” дип язды төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрдәге битләрендә.
Читайте нас: