Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2020, 17:55

Дөнья тагын финанс чоңгылына чумармы?

2008 елдагы дөньякүләм финанс кризисын алдан әйткән икътисади фаразлар ясаучы һәм күзәтүче Джесси Коломбо дөнья тагын да бер финанс кризисы кичерәчәк дип кисәтә.

2008 елдагы дөньякүләм финанс кризисын алдан әйткән икътисади фаразлар ясаучы һәм күзәтүче Джесси Коломбо дөнья тагын да бер финанс кризисы кичерәчәк дип кисәтә. Аның белдерүенә караганда, бу юлы ул көчлерәк булачак.
Коломбо фикеренчә, әле коронавирус турында бернәрсә дә билгеле булмаганда ук дөнья шушы якка таба тәгәри башлаган. Былтыр июньдә Коломбо дөньяның 20дән артык базарында “куыклар” тапкан. Алар исәбендә Европаның күчемсез милек базары, АКШның акцияләр базары, Кушма Штатларның автомобиль кредитлары, технологик стартаплар һ.б.лар бар.
Коломбо иң зур “куыкларның” берсе дип Кытайдагы кредитлауны атый. Үз вакытында ул “куыклар” икътисадны аякка бастырырга ярдәм иткән булса, хәзер исә ул “куык” шартлаячак.
Хәл-вакыйгалар торышын кискенләштерүгә коронавирус зәхмәте дә үз өлешен сала ди. “2008 ел нинди булуына карамастан, киләчәк тагын да начаррак булачак, чөнки хәзер бурычлар күпкә күбрәк — 100трлн. долларга якын”,—дип кисәтә Коломбо.
Ә аңа кадәр Европа үзәк банкы рәисе Кристиан Лагард та, әгәр Евросоюз коронавирус таралуга каршы тиз вакыт эчендә чаралар кабул итмәсә, Европа 2008 ел финанс кризисына тиңләрлек зур икътисади шок белән бәрелешәчәк дип белдергән иде.
Инде дөньялар тыныч булсын, ә күзаллаулар гади күзаллаулар булып кына калса иде дә бит...
Читайте нас: