Барлык яңалыклар
Икътисад
12 март 2020, 00:10

Автомобильләр һәм фатирлар кыйммәтләнәчәк

Рубль курсы кимү импорт бәясенең артуына китерәчәк.

Русиялеләр бәяләр үсешен берьюлы түгел, ә берничә айдан соң сизәчәк. Бу вакыт эчендә сатып алу активлыгының артуы көтелә. Беренче чиратта, торак һәм автомобиль хаклары артачак, ди экспертлар. "Русия автомобиль дилерлары" ассоциациясе президенты Олег Мосеев белдерүенчә, автоҗитештерүчеләр машиналарга бәяләрне этаплап күтәрәчәк. Инде җәйгә үк алар 10 процент өстәячәк.
Бәяләр артуны көткәндә, язын автомобиль сатып алуга ихтыяҗ артырга мөмкин. Моннан тыш, экспертлар күчемсез милек базарында ихтыяҗның артуын көтә. "Фатирлар дөньясы" федераль порталы генераль директоры Павел Луценко билгеләп үткәнчә, Русиядә кризис вакытында торакка акча салу кабул ителгән. Сатып алу активлыгы берничә ай дәвамында үсәчәк. Һәрхәлдә, мондый хәл 2014 елгы кризис вакытында күзәтелде. Нәтиҗәдә, кайбер проектлар якын арада 10 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Моннан тыш, базарда катнашучылар ипотека ставкаларының үсеш мөмкинлегеннән куркалар, чөнки алар Үзәк банкның төп ставкасына бәйле. Тулаем алганда, төзелешнең үзкыйммәте үсешен булдырмаска кирәк, чөнки төзелештә чит ил төзелеш техникасы, инженерлык җиһазлары һәм төзелеш материаллары кулланыла. Болар барысы да доллар бәясенә бәйле. Димәк, долларның бәясе үскән саен фатир хаклары да үсәчәк. Чит илдән кертелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш өлеше, төрле бәяләүләр буенча, 40 процентка җитә. Якын арада аларга да хак артуы көтелә.
Читайте нас: