Барлык яңалыклар
Икътисад
9 март 2020, 17:30

Русия Банкы бер айга чит ил валютасын сатып алуны туктатты

Русия Банкы бюджет кагыйдәләрен гамәлгә ашыру кысаларында 30 көн буена эчке базарда чит ил валютасын сатып алмаячак.

Русия Банкы бюджет кагыйдәләрен гамәлгә ашыру кысаларында 30 көн буена эчке базарда чит ил валютасын сатып алмаячак. Бу чит ил валютасының даими сатып алуларга да, 2018 елда кичектерелгән сатып алуларны тормышка ашыруга да кагыла, диелә Үзәк банкның рәсми сайтында.
Чит ил валютасын сатып алуны туктату карары, дөнья нефть базарында үзгәрешләр шартларында, Русия финанс базарының тотрыклыгы өчен кабул ителде. Бюджет кагыйдәләре механизмы кысаларында, чит ил валютасы белән операцияләрне яңарту турындагы карар, март дәвамында финанс базарларындагы хәлләрне исәпкә алып кабул ителәчәк. Русия Банкы финанс базарындагы вәзгыятьне күзәтеп тора һәм финанс тотрыклылыгын саклап калу максатларында өстәмә инструментлар кулланырга да әзер дип белдерелде.
Коронавирус эпидемиясе дөнья сәнәгатенә һәм нефть базарына зур йогынты ясады. Нәтиҗәдә, доллар белән евроның бәясе тиз темплар белән үсә башлады. Алдагы көндә дә аларның үсүен тоткарлау максатында валюта сатып алу туктатылды
Читайте нас: