Барлык яңалыклар
Икътисад
9 март 2020, 16:45

Нефть бәясе төшү аркасында доллар 72 сумга кадәр кыйммәтләнде

Нефтьнең апрель фьючерсының бәясе 48,9% ка кимегән һәм баррель өчен 27,72 доллар дәрәҗәсендә.

Венада узган сөйләшүләр нәтиҗәләре ОПЕК+ илләре коронавирус аркасында, ихтыяҗ кимү шартларында, нефть чыгаруны өстәмә кыскарту турында килешә алмады. ОПЕК 2020 ел азагына кадәр нефтьне тәүлегенә 1,5 млн баррельгә киметергә тәкъдим итте. Әмма бу тәкъдимгә Русия һәм Казахстан каршы чыкты. Безнең ил делегациясе агымдагы килешүләрне икенче кварталга гына озайтуны таләп итте.
“ОПЕК+ илләренең нефть чыгаруны киметү тәкъдиме Русия мәнфәгатьләрендә булмады, чөнки кыскартылган күләмнәр килешүдә катнашмаган илләр файдасына гына эшли башлады. Беренче этапларда килешү психологик фактор буларак уңай роль уйнады. ОПЕК+ килешүен берничә тапкыр озайту нәтиҗәсендә чыгарылган барлык нефть дөнья базарында АКШ сланец нефте күләмнәре белән тулысынча һәм шактый тиз алыштырылды”, - дип билгеләп үтте “Роснефть» матбугат сәркәтибе Михаил Леонтьев.
Соңгы тапкыр нефть мондый түбән дәрәҗәдә 2016 елда сатылган. Хәзер нефть бәясе, Русия Хөкүмәте еллык бюджет кабул иткән бәядән дә түбәнрәк төшеп китте. Доллар һәм евро нефтькә дөнья бәяләре төшкәннән соң, кинәт үсеп, доллар 72,4 сумга кадәр (максимум 2016 елның мартыннан), евро 82,2 сумга кадәр (максимум 2016 елның февраленнән) күтәрелде.
Читайте нас: