Барлык яңалыклар
Икътисад
9 март 2020, 14:55

2020 елда 7 метан газ ягулыгы станциясе төзеләчәк

2020 елда Башкортстанда табигый газ – метан ягулыгы белән тәэмин итү өчен җиде яңа газ компрессор станциясе төзү планлаштырыла.

Метанның төп өстенлеге- түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары. Бу эре шәһәрләр өчен аеруча мөһим. Бүгенге көндә Башкортстанда 17 газ ягулыгы станциясе эшли. Аларның икесе шәхси һәм 15 “Газпром”ныкы. Метан заправкаларының бишесе Уфада төзелгән. Стәрлетамакта һәм Салаватта шундый ике объект бар. Планлаштырылган җиде станциянең берсен "Газпром" компаниясе Нефтекама шәһәрендә, ә калган алтысын шәхси компанияләр төзиячәк. Инвесторлар Туймазы, Дәүләкән, Белорецк, Ишембай һәм Кумертаудагы заправка станцияләре төзергә ниятли. Мондый бер объектның бәясе 150-200 миллион сумга якын бәяләнә.
Газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне стимуллаштыру өчен Русия Хөкүмәте миллионлы шәһәрләрдә эшләүче пассажир автобусларының һәм коммуналь техниканың 50 процентын, 300 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә 30 процентын, һәм 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләрдә 10 процентын табигый газга күчерүне күздә тота.
Читайте нас: