Россельхозбанк (РСХБ) беренчеләрдән булып, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзеде һәм 2020-2025 елларга «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында, ташламалы ипотека бирү буенча вәкаләтле банклар исемлегенә керде.
Уфаның "Россельхозбанк" филиалына 2 млрд. сум алыр өчен, 900 гариза бирелгән дә инде. Ил буенча 40 млрд. сумнан артык суммага 20 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
-“Россельхозбанк” ташламалы авыл ипотекасы программасында катнашучы беренче банк булды. Күп кенә русиялеләргә әлеге ипотека белән шәһәрләрдән читтә күчемсез милек сатып алу отышлы булачак, ә авыл халкы үзләренең өйләрен төзекләндерә һәм көнкүрешен яхшырта алачак. Авыл территорияләрен үстерү банк өчен стратегик бурыч, - дип билгеләп үтте банкның ваклап сату бизнесы департаменты директоры Ольга Шведова.
Россельхозбанк еллык 3% ставкасы белән, 21 яшьтән 75 яшькә кадәр ташламалы авыл ипотекасын бирә. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр (Ленинград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы өчен – 5 млн сум). Шул ук вакытта беренчел взнос 10% тан башлана. Ипотека алучы авыл территорияләрендә урнашкан җир биләмәсе сатып ала һәм анда подряд килешүе буенча торак йорт төзи ала.