Барлык яңалыклар
Икътисад
31 гыйнвар 2020, 23:55

Радий Хәбиров җиңел сәнәгатькә күпме акча салыначагын әйтте

Радий Хәбиров: “Безнең җиңел сәнәгать аягында басып кала алган”.

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “ЛегПром-2020” форумы үтте. Аның пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Аңа кадәр ул Башкортстан җиңел сәнәгатенең 22 предприятиесенең товарлары белән танышты.
“Күргәзмәне карап чыкканнан соң мин әйтеп бетерә алмаслык кәнагәтьлек алдым, – диде төбәк җитәкчесе. – Безнең җиңел сәнәгать аягында басып кала алган, ул бар, иң авыр елларны да ерып чыга алган. 20-30 ел элек бу тармакта 50 меңнән күбрәк кеше эшләгән. Бүген 9 мең тирәсе кеше эшли”.

Әйе, бүген җиңел тармакның авыр проблемалары шактый. Бу тармакта эшлиселәр күп. Радий Хәбиров та җиңел сәнәгать тармагы алдына зур бурыч куела – 2024 елга кадәр җитештерү күләме төгәл ике тапкырга артырга тиеш дип белдерде. Максатка ирешү өчен нинди ярдәм чаралары кирәклеген дә хәбәр итте төбәк башлыгы.

“Республикада җиңел сәнәгатькә ярдәм итү программасы бар. Аңа ярашлы, 2025 елга кадәр 130 миллион сум чамасы салынган. Без эшне бу программага 1,5 миллиард сумнан артык акча салудан башлыйбыз. Программаны ун тапкырга арттырабыз”, – диде Радий Хәбиров.

Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләрен дә билгеләде. Беренчедән – корылмаларны яңарту, икенчедән – җитештерү өчен чимал сатып алу мәсьәләсен хәл итү. “Җиңел сәнәгать өчен чимал сатып алганда республика чималының – 50 процентка кадәр күләме, читтән кертелгәненең 30 процентка кадәр күләме субсидияләнәчәк. Моның өчен без елына 100 миллион сум бүләчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.

Төбәк башлыгы шулай ук “Башкортстанда эшләнгән” брендын күтәрергә кирәк дип ассызыклады.
Читайте нас: