Барлык яңалыклар
Икътисад
13 гыйнвар 2020, 11:45

“Иген-Тау” продукциясе кибетләргә чыга башлаган

Баймак фермерлары сатып алучыларның күңелен ничек яулый?

Баймактагы “Иген-Тау” кооперативы продукциясе урындагы кибет киштәләрендә урын ала башлаган.

Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары Азат Шәрипов әйтүенчә, әлеге предприятиенең ит эшләнмәләрен бүген Баймак шәһәренең берничә сәүдә кибетендә сатып алырга була. “Ат итеннән әзерләнгән пилмәннең сигез йөз граммлы бер төргәге 208 сум тора. Аның югары сыйфатлы булуын сатып алучылар бәяләде дә инде”, – ди Азат Шәрипов.

“Иген-Тау” кооперативы җитәкчесе Азамат Ильясов ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый. Аның нияте – сату географиясен киңәйтү белән бергә продукциянең ассортиментын да арттыру. Әлегә ит эшкәртү буенча цехта җиде төрле продукция әзерләнә.

Әйткәндәй, әлеге цех узган елның декабрь ахырында ачылды. Ул “Доходогенерирующие проекты” дәүләт республика программасы ярдәмендә тормышка ашырылды.
Читайте нас: