Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2019, 01:15

Радий Хәбиров: Әйткәнбез икән – эшлибез

Без сүзебездә торабыз дип белдерде төбәк җитәкчесе.

18 декабрьдә “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстан чакыра!” инвестицияләр форумы үтте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров пленар утырышта әлеге форумга кыгылышлы ачыклык кертте. “Без моны инвестицияләр базарында үзебезне таныту һәм төбәк үсешенә инвестицияләр салучыларга рәхмәт әйтү өчен эшлибез”, – диде ул.

Бу эшләр кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән дип билгеләде төбәк җитәкчесе. “Моның өчен безгә бик күп эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Бездә очын очка чак ялгап яшәүче, торагы булмаган, аз хезмәт хакы алучы кешеләр шактый күп. Бу хәлне тәү чиратта инвестицияләр җәлеп итү исәбеннән үзгәртергә мөмкин. Нәкъ шуның өчен без әлеге мәсьәлә өстендә күп эшлибез”, – диде Радий Фәрит улы.

Инвесторларны җәлеп итү өчен төбәкнең өстенлекләре бар дип билгеләнде форумда. Идарә командасы да шул исәпкә керә. “Без сүзебездә торабыз. Бу да мөһим. Әгәр без вәгъдә бирсәк һәм ниндидер мәсьәлә буенча килешсәк, хәтта хәл-вакыйгалар безнең файдага булмаслык итеп үзгәрсә дә, без аны башкарачакбыз”, – дип чыгыш ясады Радий Хәбиров. Чыгышы ахырында ул инвесторларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бу форумны без бәйләнешләрне көйләү өчен генә түгел, ә сезгә, хөрмәтле коллегалар, рәхмәт әйтү өчен дә оештырдык, – диде республика җитәкчесе. – Безгә ышанганыгыз, инвестицияләр салганыгыз, киләчәктә дә безнең белән эшләүгә ышанычыгызны югалтмавыгыз өчен рәхмәт. Бу безнең өчен бик мөһим”.
Читайте нас: