Путин медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларында җитди аерма булуы турындагы сорауга җавап бирде.
“Проблеманы ике төрле ысул белән хәл итәргә мөмкин: медицина иминияте тарифларын арттырырга яки эчтәге параметрларны үзгәртергә. Тик үзгәртерлек нәрсә юк диярлек, ә тарифларны күтәрү - яхшы ысул түгел.
Гаделсез дифференциациядән арынырга һәм табибларның оклад ставкаларын үзгәртергә кирәк. Бәйрәм һәм ял көннәрендә эшләгән өчен медикларны өстәмә түләүдән мәхрүм итәргә ярамый”, -диде Путин.